Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2024, 17:36

«Тормыш юлы буйлап Горький белән»: Казанда язучының туган көне уңаеннан берничә чара узачак

Казанлылар өчен экскурсия, лекция һәм әдәби-музыкаль кичә оештырылачак

Фото: Денис Гордийко

Казанда 28 нче мартта рус язучысының тууына 156 ел тулуга багышланган «Тормыш юлы буйлап Горький белән» чарасы узачак. Шәһәрлеләрне Алексей Пешковның яраткан урыннары буйлап экскурсия, лекция һәм әдәби-музыкаль кичә көтә.

Чара 11:00 сәгатьтә Максим Горький бюстына чәчәкләр салудан башланачак. 11:30 сәгатьтә тантанада катнашучылар өчен «Горький эзләре буйлап» авторлык экскурсиясе оештырылачак. Аны төбәкне өйрәнүче белгеч, тарих фәннәре кандидаты Диләрә Хәйретдинова үткәрәчәк. Шулай ук экскурсия кунаклары Горький һәм Шаляпин музеенда «Язучы. Чор. Герой» экспозициясе белән таныша алачак.

Соңрак, 13:00 сәгатьтә, «Васса Железнова». Три воплощения» җәмәгать лекциясе белән Александра Белова чыгыш ясаячак. Кичәне «Тормыш юлы буйлап Горький белән» чарасы тәмамлаячак, ул 15:00 сәгатьтә башлана. Очрашуда Максим Горький исемендәге әдәби премия тапшырылачак. Моннан тыш, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары «Горький һәм музыка» әдәби-музыкаль программасын тәкъдим итәчәк. Лекция һәм аннан соңгы программа язучы музеенда узачак.

Чараларга керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Максим Горькийның тормыш юлы Татарстан башкаласы белән тыгыз бәйләнгән. Шәһәргә язучы 1884 елның августында Император Казан университетына укырга керү максаты белән килә. «Физик яктан мин Түбән Новгородта тудым. Ә рухи яктан – Казанда. Казан – «университетларым»ның иң яратканы», – дип язган ул.

Барлык яңалыклар

«Тормыш юлы буйлап Горький белән»: Казанда язучының туган көне уңаеннан берничә чара узачак

Фото: Денис Гордийко

Казанда 28 нче мартта рус язучысының тууына 156 ел тулуга багышланган «Тормыш юлы буйлап Горький белән» чарасы узачак. Шәһәрлеләрне Алексей Пешковның яраткан урыннары буйлап экскурсия, лекция һәм әдәби-музыкаль кичә көтә.

Тема буенча материаллар:

Казанда Максим Горький яшәгән йортны төзекләндерәчәкләр