В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар көн саен хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). 4-нче февральдән Казан-Зөя – Казан юнәлешендәге өстәмә шәһәр яны поездлары йөри башлаячак.
6301-нче номерлы шәһәр яны поезды Казан станциясеннән 6.37 сәгатьтә кузгалачак, аннары Бишбалта бистәсе, Иске Аракчино, Яңа Аракчино, Юдино, Көнчыгыш паркы, Юдино, ВЧД, Займище, 774 чакрым, Васильево, 766 чакрым, Яшел Үзән, Идел, 753 чакрым станцияләре аша хәрәкәт итәчәк. Зөя станциясенә 7.46 сәгатьтә килә.
6306-нчы номерлы шәһәр яны поезды Зөя станциясеннән 8.02 сәгатьтә кузгалачак. Электричка 753 чакрым, Идел, Яшел Үзән, Атлашкино, 766 чакрым, Васильево, 771 чакрым, 774 чакрым, Обсерватория, Займище, ВЧД, Юдино, ЖБК, Яңа Аракчино, Иске Аракчино, Лагерная, Бишбалта бистәсе тукталышлары аша узачак. Казан станциясенә 9.23 сәгатьтә киләчәк.
Поездлар көн саен йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» акционерлык җәмгыятендә.