В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Микроавтобуслар көн саен йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 21 ноябрьдә “Көньяк” автовокзалыннан 616 номерлы Чистай – Казан – Чистай даими маршруты буенча рейслар яңартыла.
Автобуслар автовакзалдан көн саен 8.15, 10.00, 13.30, 14.55 сәгатьтә, Чистайдан 10.20, 12.20, 15.20, 17.05 сәгатьтә китәчәк. Маршрутта 19 урынлы микроавтобуслар йөри.
Билетлар ташламалар белән сатылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.