Уңайлы автобуслар көн саен 7.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 28-нче сентябрьдән «Восточный» автовокзалыннан Казан – Бөгелмә шәһәрара маршруты буенча хәрәкәт ачыла.
Уңайлы автобуслар көн саен 7.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Юл вакыты 5 сәгать тә 20 минут булачак. 310 км озынлыктагы маршрут Әлмәт аша уза, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.