Очышлар даими рәвештә атнага 4 тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). 26 апрельдә “Белавиа” авиакомпаниясең Минск – Казан – Минск маршруты буенча рейслары старт ала.
Очышлар даими рәвештә атнага 4 тапкыр башкарылачак. Очкыч Минскидан 23.50 сәгатьтә сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә кузгалачак, Казанга икенче көнгә 02.10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Татарстан башкаласыннан кире рейс 4.30 сәгатьтә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә планлаштырыла. Минск милли аэропортына очкыч 6.50 сәгатьтә барып җитәчәк. Һәр аэропорт өчен дә җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышлар 76 урынга исәпләнгән Embraer 175 авиалайнерларында башкарылачак. Юл озынлыгы 2 сәгать 20 минут тәшкил итә.
Билетлар сатуга чыкты, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.