В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). 9 нчы апрельдән Татарстан һәм Белоруссия башкалалары арасында авиаэлемтә яңара. Очышлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырыла.
Әйтик, сишәмбе көнне Казаннан очып китү 14:45 кә, Минскига килү 17:05 кә билгеләнгән. Кире 11:25 тә очып китә, Казан аэропортына 13:45 тә килә.
Шимбә көнне Казаннан очу 11:50 сәгатьтә, Минскига төшү 14:10 сәгатькә планлаштырылган. Кире юнәлештә рейс Казанга 8:20 дә очып китәчәк,10:50 дә килеп җитәчәк.
Юлдагы вакыт 2 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Очышлар 76 урынлы Embraer 175 самолетында башкарылачак, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.