В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу "Зөләйха күзләрен ача" нәфис фильмын әзерләү һәм төшерү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 8 февральдән 15 февральгә кадәр Казанда Кремль һәм Миславский урамнары буенча хәрәкәт өлешчә ябылачак. Чикләүләр "Зөләйха күзләрен ача" нәфис фильмын әзерләү һәм төшерү белән бәйле. Тиешле боерыкка ТР башкаласы Башкарма комитетында кул куелды.
8 февраль көнне 7.00 сәгатьтән 15 февраль 0.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча (ике юнәлештә дә Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) һәм Миславский урамы буенча (Кремль урамыннан Батурин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, Казан язучысы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге китабы буенча картинаны төшерү узган елның октябрендә Казанда узган иде инде. Алар сентябрьдә Татарстанның Лаеш районында старт алды. Фильмда төп рольне театр һәм кино актрисасы Чулпан Хаматова башкара. Романны экранлаштыру нәтиҗәсендә 8 сериядән фильм барлыкка килергә тиеш. Фильмны "Россия 1" телеканалы заказы буенча "Русское" кинокомпаниясе оештыра.