Үзгәрешләр Казанны Кукмара, Арча, Сосновка һәм аэропорт белән тоташтыручы юнәлешләргә кагылачак
Шимбә көнне, 8 февральдә, биш шәһәр яны поездының яңа расписаниесе булачак. Үзгәрешләр Казанны Кукмара, Арча, Сосновка һәм аэропорт белән тоташтыручы юнәлешләргә кагылачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
6436 нчы номерлы шәһәр яны поезды – Кукмарага Татарстан башкаласыннан 14:58 сәгатьтә китәчәк һәм 17:17 сәгатьтә барып җитәчәк. Кире юнәлештә 17:55 тә 6439 нчы состав барачак. Казанда ул 20:53 тә булачак.
6410 нчы номерлы – Казан – Арча – поездын җибәрү вакыты 21:13. Район үзәгенә электричка пассажирларны 22:53 тә алып киләчәк.
6431 нче поезд 17:27 дә Сосновкадан китәчәк һәм Татарстан башкаласына 21:05 киләчәк.
6713 нче электричка Аэропорт – Казан һава гаваненнән 20:42 дә китәчәк һәм пассажирларны шәһәргә 21:11 гә китерәчәк.
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шулай ук шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.