Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2023, 13:40

7 нче сентябрьдән Казанда 36 нчы автобус маршруты озайтыла

Үзгәрешләр тест режимында кертелә – шәһәрлеләрдән кире элемтә көтелә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). 36 нчы автобус маршруты озайтылачак, яңа тукталыш өстәләчәк. Үзгәрешләр 7 нче сентябрьдән гамәлгә керә, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.

36 нчы автобус хәрәкәтенең яңа схемасы сынау буларак ике айга кертелә. Бу Яшел Үзән муниципаль районының Осиновская урамы, 36 адресы буенча күп профильле поликлиника ачылу белән бәйле. Маршрут Осиновская урамындагы 36 нчы йорт янында урнашкан «Поликлиника» тукталышына кадәр озайтылачак. Шул ук вакытта транспортның эш режимы үзгәрмәячәк.

Хәрәкәт схемасына түбәндәге үзгәрешләр кертелгән: автобус Осиновская урамында йөриячәк, «Поликлиника» тукталышында әйләнәчәк һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Маршрут вакытлыча «Вещевой базар – Поликлиника» дип үзгәртеләчәк.

Транспорт комитеты пассажирлардан кире элемтә көтәчәк. Яңа схема шәһәр кешеләреннән уңай бәяләмәләр алынса, даими нигездә расланачак.

Барлык яңалыклар