Бу урамнарда төзекләндерү эшләре башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 7 июльдән Казанда Техника, Правда, Низовая һәм Пилот урамнарында юл ябылачак.
Яңгыр канализациясен төзекләндерүгә бәйле рәвештә, 7 июльдән 4 августка кадәр Техника урамында, 9 номерлы йорттан Түбән Кама урамына кадәр, тулысынча хәрәкәт ябыла.
3 агустка кадәр Отар торак массивында Правда урамында, 46 номерлы йорттан Идел буе урамының 100-нче йортына кадәр, этаплап юл ябылачак.
Шулай ук 3 августка кадәр Низовая урамында, Батыршин урамыннан Серов урамына кадәр, һәм Пилот урамында, Кольцов урамыннан Низовая урамына кадәр, транспорт хәрәкәте этаплап чикләнә. Бу урыннарда юл төзекләндереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.