Шәһәрләр арасындагы очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 7-нче августтан Калининградка Казаннан авиарейслар саны артачак - шәһәрләр арасындагы очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
Яңа авиарейс җомга көнне очачак. Самолет Казаннан 13.50 сәгатьтә очып китәчәк, Калининградка 15.40 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә. Калининградтан самолет 16.40 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 20.15 сәгатьтә киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 16-нчы июльдән башлап Татарстан башкаласыннан Калининградка очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә дә тормышка ашырыла.
Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Калининградтагы вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә «калыша».