В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветераннарга ярдәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 6-нчы майдан 8-нче майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре кайнар линия телефоны һәм яшәү урыны буенча консультатив ярдәм күрсәтәчәк.
Сорау бирү һәм белгечләр белән киңәшләшү өчен 8 (917) 224-87-94 кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Республика халкыннан шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка бүленү вакыты: 12.00 - 12.40 ) кабул ителә.
Ветераннарга ярдәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.