В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда илнең 60-тан артык уку йорты катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). 6-8 февральдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Мәгариф. Карьера" тәрбия һәм белем бирүнең заманча методлары 19-нчы махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда илнең 60-тан артык уку йорты катнашачак.
Күргәзмәдә "Мәгариф. Эшкә урнашу. Карьера. Кластерлы якын килү" мультимедияле экспозиция оештырыла. 27 залда төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина һ.б. юнәлешләр буенча махсуслашкан предприятиеләр белән уку йортлары тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук күргәзмә эшлекле программаны үз эченә ала – мәгариф өлкәсе белгечләре өчен түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр үткәрү планлаштырыла.
Гомумән, күргәзмә 8-11 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән, шуңа күрә алар өчен һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары эшләячәк. Белгечләр укучыларны төрле һөнәр ияләренә, мәсәлән, флорист, автомеханика, телетапшырулар алып баручыга өйрәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, "Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе – Казанда белем бирү учреждениеләренең һәм Россиянең алдынгы югары уку йортларының потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.