Имтиханны математика һәм рус теленнән тапшырып булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 6 августтан 20 августка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары сентябрьдә БДИ тапшыру өчен гариза тапшыра ала. Имтиханнар ике төп фәннән – математика һәм рус теленнән тапшырып булачак.
БДИ 4 сентябрьдә – рус теленнән, 7 сентябрьдә – математика, 15 сентябрьдә рус теле һәм математикадан үтәчәк.
Урта гомуми белем бирү турындагы аттестны 2018 елда алган узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары, элек алган нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр сентябрьдә имтиханга кертелми.
Гаризаларны мәгариф идарәсенең төбәк органнары тарафыннан билгеләнгән теркәлү урыннарында биреп була, дип хәбәр ителә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте сайтында.