В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – Гагарин урамы буенча урта басымлы магистраль газүткәргечтә авария эшләре үткәрелүгә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 6-нчы майдан башлап Казанда 28-нче һәм 43-нче номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемалары вакытлыча үзгәрә. Бу – Гагарин урамы буенча урта басымлы магистраль газүткәргечтә авария эшләре үткәрелүгә бәйле.
Шулай итеп, 6-нчы майдан эшләр тәмамланганчы «М.Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркы - Короленко урамы» маршруты буенча йөри торган 28-нче номерлы автобус бер юнәлештә Декабристлар урамы – Восстание урамы – Короленко урамы схемасы буенча хәрәкәт итәчәк, алга таба – маршрут буенча.
«Химия урамы – Техника урамы» маршруты буенча йөри торган 43-нче номерлы автобус бер юнәлештә түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Декабристлар урамы – Восстание урамы – Чуйков урамы, кире юнәлештә – Чуйков урамы – Восстание урамы – Декабристлар урамы, алга таба – маршрут буенча, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.