Бу метрополитен станциясе төзелеше белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
6 нчы декабрьдән Ю.Фучик урамы буенча 131 нче номерлы йорт янындагы (Ломжа урамыннан Чишмәле урамына таба) әйләнгеч юлда хәрәкәт оештырылачак.
7 нче декабрьдән хәрәкәт Ч.Айтматов урамы буенча 1 нче номерлы йорт янындагы (Чишмәле урамыннан Нокса авышлыгы урамына таба) әйләнгеч юлда оештырылачак.
Югарыда санап үтелгән участокларда Ю.Фучик урамының машиналар йөрү өлеше метрополитен станциясе төзелеше тәмамланганчы ябык булачак.
Ломжа урамыннан Чишмәле урамына таба хәрәкәт юнәлешендә «Ломжа урамы» шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш мәйданчыгы Чишмәле урамына таба 100 метрга күчереләчәк. Шулай ук «10 нчы микрорайон» һәм «Завойский урамы» җәмәгать транспорты тукталышлары күчерелде.
Хәзерге вакытта троллейбусларның элемтә челтәрләрен күчерү эшләре бара, юл билгеләре һәм светофорлар куела. Автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрешсез калачак.
Автомобиль йөртүчеләр үз маршрутларын алдан планлаштырырга, хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә карап йөрергә тиеш.