В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уку йортлары яңа эш форматы өчен кулланылачак электрон ресурсларны һәм кушымталарны үзләре билгели.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). 6-нчы апрельдән Казанның гомуми белем бирү учреждениеләре дистанцион укуга күчәчәк. Бүгенгә шәһәрнең барлык мәктәпләре яңа эш форматына күчүгә әзерләнде.
Гомуми белем бирү учреждениеләре уку процессында файдалануга рөхсәт ителә торган электрон ресурслар һәм кушымталар җыелмасын мөстәкыйль билгели. Иң популяр онлайн-платформалар булып «Открытая школа», «Учи.ру» тора. Моннан тыш, мәктәпләр «ЯКласс», «Московская электронная школа», «Российская электронная школа», «Решу ОГЭ», «Решу ЕГЭ» сервисларын куллана. «Офис 365» программасы пакеты һәм инглиз телен өйрәнү өчен билгеләнгән «EF School» платформасы өстәмә рәвештә эшкәртелә.
Барлык педагоглар да сайланган белем бирү платформаларында эшләргә өйрәнделәр. IT-белгечләр чакырылып, алар белән мастер-класслар үткәрелде, алар гамәлдә дәресне ZOM-платформа аша алып барырга өйрәтәләр. Укытучылар көн саен шәхси, шул исәптән онлайн-режимда консультацияләр уза. Инструктажны мәгариф платформаларын булдыручылар, нәшриятлар, ТР Мәгариф үсеше институты үткәрә.
Мәктәп укучылары белән кире элемтә урнаштыру өчен педагоглар белем бирү платформаларын гына түгел, мессенджерларны да (WhatsApp, Skype һәм башкалар), социаль челтәрләрне дә куллана ала.
Ресурсларны нәтиҗәле файдалану өчен дәресләр җәдвәленә һәм сыйныфларны берләштерүгә төзәтмәләр кертергә мөмкин. Шулай ук кирәк булганда уку программаларына да төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Укыту үзе мәктәп раслаган җәдвәл нигезендә үткәреләчәк. Дәреснең озынлыгы 30 минуттан артмаячак.
Техник мөмкинлекләрнең нинди булуына карамастан, барлык балалар да укыту процессына җәлеп ителәчәк. Балада техник проблемалар булган яки барлыкка килгән очракларда сыйныфташлары белән беррәттән укыту өчен башка вариантлар да эшкәртеләчәк. Укучының белем бирү платформасына кушылырга мөмкинлеге булмаса, укытучы мессенджерлар һәм электрон почта куллана ала. Әгәр интернет белән бәйле проблемалар барлыкка килсә, шәхси консультацияләр өчен гадәти телефон элемтәсен файдаланырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр Мәгариф идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, каникуллар вакытында коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча штаб утырышында дистанцион белем бирүне оештыру йөкләмәсен Казан Мэры Илсур Метшин бирде. Шәһәр Мэры карары буенча ташламалы категориягә караган 24,5 мең укучы бушлай азык-төлек җыелмаларын алачак.