В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдагы ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). 5-8 нче март көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары бушлай булачак. Бу алдагы ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, быел Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбе көнгә туры килә. 5 нче март шимбә ял көне 7 нче март дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, шәһәр халкы 6-8 нче мартта ял итәчәк.
10 нчы гыйнвардан гамәлдә булган яңа график нигезендә Казанның муниципаль парковкалары шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә түләүсез нигездә эшлиләр. Түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына. Беренче 15 минутта парковка бушлай.