В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биналарда социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 5-нче июньнән татарстанлылар яңадан спорт үзәкләренә, йөзү бассейннарына, фитнес-үзәкләргә йөри алачак. Спорт җиһазлары биредә социаль дистанцияне исәпкә алып урнаштырылган булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү өчен бинада, хезмәткәрләрне дә кертеп, 4 кв.м мәйданда 1 кеше исәбеннән булу рөхсәт ителә. Төркем белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән бассейн зонасында - 5 кв.м. су көзгесе мәйданында, шул исәптән хезмәткәрләрне дә кертеп, 1 кеше булуы рөхсәт ителә. Йөзү өчен юллар белән җиһазландырылган бассейн зонасында - 10 кв.метрда 1 кеше. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган.
Моннан тыш, 5-нче июньнән православиелеләрнең гыйбадәтханәләренә, мөселманнарның мәчетләренә һәм башка дини корылмаларга бару рөхсәт ителә. 400 кв.метрдан артык булмаган мәйданлы объектларда 4 кв.метрга 1 кеше булырга мөмкин, шул исәптән руханилар һәм хезмәткәрләр дә. 400 кв.м мәйданлы объектларга бер үк вакытта 100-гә кадәр кеше генә керә ала.
Шулай ук мунча һәм сауна эше дә рөхсәт ителә.
Казанда элеккечә сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләре, ваклап сату базарлары һәм ваклап сату сәүдәсенең башка объектлары ябык килеш кала. Шулай ук бу кинотеатрларга (кинозалларга), төнге клубларга (дискотекаларга), балалар уен бүлмәләренә, балалар күңел ачу үзәкләренә һәм башка күңел ачу оешмаларына да кагыла.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимын йомшарту башланды, әмма җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кию һәм социаль дистанцияне үтәү каралган.