В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары хәбәр итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 5-нче июньнән Татарстан Республикасына килүчеләрнең барысына да 14 көнлек изоляция үтәргә яисә COVID-19 булмавын документаль яктан расларга кирәк түгел. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты карары хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән татарстанлылар яңадан спорт үзәкләренә, йөзү бассейннарына, фитнес-үзәкләргә, мунчаларга һәм сауналарга йөри алачак. Биналарда социаль дистанция мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш. Моннан тыш, чиркәүләргә, мәчетләргә һәм башка гыйбадәт кылу урыннарына да барырга рөхсәт ителә.
Башка төбәк кунаклары музейларга һәм башка күрсәтмә объектларга йөри ала. Экскурсияләр үткәрү 5 кешедән дә артык булмаган төркемнәрдә, экскурсия хезмәте күрсәтү өчен махсус радиоҗиһазлар булган очракта 10 кешедән дә артык булмаган төркемдә үткәрелергә тиеш. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республика кунакханәләре ачык, әмма әлегә ризык номерларда гына бирелә.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимы йомшартыла башлады, әмма җәмәгать урыннарында битлекләрне, перчаткаларны кияргә һәм социаль дистанцияне мәҗбүри үтәргә кирәк.