Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль). 4 нче июльдән 6 нчы июльгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгына Тайник (Яшеренү) манарасы аша килүчеләр өчен керү ябык. Бу Төньяк-Көнбатыш һәм Тайник манарасы арасындагы пряслода авариягә каршы эшләр башкару белән бәйле.
Бу көннәрдә Казан Кремленә Спас манарасы аша эләгергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.