В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә составның чыгышы 25-30%-ка кимиячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр Казанда җәмәгать транспорты якшәмбе көн җәдвәле буенча эшләячәк. Күчмә составның чыгышы 25-30%-ка кимиячәк.
Шәһәрнең җәмәгать транспорты эше мәсьәләләре буенча +7(843)275-30-50 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип билгеләп үттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 30-нчы марттан 3-нче апрельгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Тиешле указга РФ Президенты 25-нче мартта кул куйды. Карар ил халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында кабул ителде.
Шулай ук 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр Казанда муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк.