В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сырхауханәләрнең эше бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нче декабрь). Шәһәр стационарлары һәм бала тудыру йортлары 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырылачак.
Хатын-кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда, өлкәннәр сырхауханәләре 30 декабрьдә якшәмбе графигы буенча – 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 31 декабрьдә шимбә графигы буенча 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр сырхауханәләрнең эше бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештырылачак, аларда дежур терапевтик бригадалар эшләячәк. 3, 6 гыйнварда өстәмә рәвештә тар профиль белгечләре чыгачак, рентгенология кабинеты, лаборатория, көндезге эш режимы белән травматология пункты эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләү режимы булган травмпунктлар яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.
Балалар сырхауханәләре 30 декабрь, 1, 6 һәм 7 гыйнварда якшәмбе графигы буенча 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр чакыруларгы хезмәт күрсәтмичә эшләячәк, аларда кичектергесез сәбәпләр һәм кискен авырулар буенча балаларны кабул итәчәк дежур бригада эшләячәк. Шулай ук ата-аналар балалар стационарының кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә яки ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырта алалар. Калган көннәрдә сырхауханәләрнең эше шимбә җәдвәле буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, чакырулар кабул итү 16.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. 2 һәм 5 гыйнварда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырылачак, кабул итүне табиб-педиатрлар, лор-табиблар, офтальмологлар, хирурглар алып барачак, лаборатория эше оештырылачак. Балалар травматологиясе ярдәме 31 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 1-нче Балалар хастаханәсенең травмпунктында, калган көннәрдә БРКХ "Азино" сырхауханәсендә травмпунктта оештырылачак.
Стоматология поликлиникалары көн саен 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
30 декабрьдә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 2 нче Юго-Западная урамындагы 1-нче балалар стоматология поликлиникасында, ә 31 декабрьдә Ямашев проспектындагы 2-нче номерлы балалар стоматология хастаханәсендә кабул ителәчәк. Моннан тыш, кичектергесез стоматология Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшли.
30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сәламәтлек саклау идарәсе буенча җаваплы дежур – ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшләячәк, шулай ук республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең тәүлек буе эшли торган кайнар линия телефоны оештырылачак: (843) 293-49-95.