В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк
3 гыйнвардан Татарстан башкаласын Йошкар-Ола һәм Борындык белән тоташтыручы өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк.
Шулай итеп, 6485 нче Казан – Йошкар-Ола (6:46 да китү, 9:55 тә килү) һәм № 6484 Йошкар-Ола – Казан (17:45 тә китү, 20:50 гә килү) составлары билгеләнә.
6755 нче электричка Казан – Борындык маршруты буенча шәһәр станциясеннән 6:27 дә китәчәк һәм билгеләнгән пунктка 10:20 гә киләчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 6765 номерлы составта 16:40 та китәргә мөмкин. ТР башкаласында ул 20:30 да булачак.
Өстәмә поездлар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.