Рәсми спорт чаралары вакытында трибуналарны 50%-ка тутырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Бүгенге көннән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне йомшарталар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, 3-нче сентябрьдән ачык һавада , җәйге верандаларда һәм кафе һәм рестораннар террасаларында уза торган банкетларда100 кешегә кадәр кеше катнаша ала (моңа кадәр - 50 кешедән артык түгел). Әмма рөхсәт ителгән кунаклар саны элеккечә бер кеше исәбеннән, шул исәптән хезмәткәрләрне дә кертеп, 4 кв. м мәйданга билгеләнә.
Моннан тыш, хәзер рәсми һәм спорт чаралары вакытында трибуналарны 50%-ка тутыру рөхсәт ителә. Элегрәк тамашачылар урыннарының чирек өлешен генә тутырырга рөхсәт ителә иде.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри йөртү һәм социаль дистанцияне үтәү каралган. Урамда - 100-дән артык кеше, бинада 50-дән артык кеше катнашында чаралар уздыруны , кальян хезмәтләре күрсәтүне, төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшен тыю элеккечә гамәлдә.