Моның өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына паспорт һәм ау билеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 3-нче сентябрьдән башлап Татарстан аучыларына кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга рөхсәтнамә бирә башлаячаклар. Моның өчен, фаразланган ау районына бәйсез рәвештә, КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Үзең белән паспорт һәм аучылык билеты булу кирәк, шулай ук рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кондыз яки сусарны аулауга рөхсәт алганда, шулай ук түләү алына.
Рөхсәтне гади язма формадагы ышанычнамә һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә мөрәҗәгать итүченең вәкиле дә алырга мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең рәсми интернет-порталында.
Төлкегә ау сезоны 15-нче сентябрьдән 28-нче февральгә кадәр, куянга - 15-нче октябрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр, кондызга - 1-нче октябрьдән 28-нче февральгә, сусарга 15-нче октябрьдән 28-нче февральгә кадәр уза.