В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
Фото: Денис Гордийко
3-нче ноябрьдә «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шулай итеп, «Зареченский», «Яңа Савин», «Мәскәү», «Южный», «Совет», «Дәрвишләр», «Юдино», «Авиатөзелеш» бүлекләре 8.00-дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Идел буе» бүлеге, «Идел буе» бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бүлек 8.00-дән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Шулай ук 5-нче ноябрьдә дә «Минем документлар» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. «Мәскәү», «Южный», «Совет», «Дәрвишләр», «Юдино», «Авиатөзелеш», «Идел буе» бүлекләре, «Идел буе» бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бүлек 8.00-дән 17.00 гә кадәр эшләячәк. «Зареченский» һәм «Яңа Савин» бүлекләренә казанлылар 8.00-дән 19.00 сәгатькә кадәр килә алачак.
4-нче һәм 6-нчы ноябрь ял көннәре булачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.