Бу урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Иртәгә, 3-нче июльдә, Казанда Гариф Ахунов, Александр Попов, Чишмәле һәм Җәүдәт Фәйзи урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Билгеле бер участокларда машиналар узу өлеше 31-нче июльгә кадәр ябык булачак. Тиешле күрсәтмәләр шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Шулай итеп, хәрәкәт түбәндәге урамнарда чикләнәчәк:
Гариф Ахунов урамы буенча, Уңыш урамыннан Оренбург юлына кадәрге участокта ;
Александр Попов урамы буенча, Журналистлар урамыннан Заря урамына кадәрге участокта;
Чишмәле урамы буенча, Юлиус Фучик урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участокта;
Җәүдәт Фәйзи урамы буенча, 2-нче номерлы йорттан 14а номерлы йортка кадәрге участокта.
Бу урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре үткәрелү белән бәйле.