Самолетлар атнага ике тапкыр хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 29-нчы октябрьдән Казан һәм Череповец (Вологда өлкәсе) шәһәрләрен яңа авиарейс тоташтырачак. Самолетлар атнага ике тапкыр хәрәкәт итәчәк.
Сишәмбе көнне самолет Казаннан 19.20 сәгатьтә очачак, Череповецта 21.00 сәгатьтә төшү планлаштырыла. Череповец шәһәреннән самолет 22.00 сәгатьтә кузгалып, Казанга 23.50 сәгатьтә киләчәк.
Шимбә көнне Казаннан самолет 14.45 сәгатьтә очачак, Череповец аэропортында – 16.30 сәгатьтә булачак. Череповецтан кире очып китү һәр шәһәрнең җирле вакыты буенча 17.30 сәгатьтә, Казанда төшү 19.10 сәгатьтә булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны сайттан алырга мөмкин.