Бу сезон куелышларын Александр Игудинның «Җәйнең бер көне» (2008) лирик комедиясе ачачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 29-нчы майда Казанның Аксенов скверында «Киносреда» проекты старт ала. Проект кысаларында һәр чәршәмбе җәйге вакытта сквер мәйданчыгында илебез һәм чит ил комедияләре трансляцияләнәчәк.
Урамда кино күрсәтү циклы дүртенче ел рәттән тормышка ашырыла. Бу сезон куелышларын Александр Игудинның «Җәйнең бер көне» (2008) лирик комедиясе ачачак.
Фильмның сюжеты провинциалка Катя тормышы тирәсендә бара. Аның көннәре танылган шәхесләр белән бергә селфилар төшүдән гыйбарәт. Лайк хакына теләсә нинди интригалар, «инстаграм йолдызы» исеме өчен теләсә нинди батырлыклар кыла. Ләкин таныш булмаган кешенең йөкләмәсен үтәү аның планнарын җимереп кенә калмый, бер көн эчендә генә аның тормышка карашын тамырдан үзгәртә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.