Бу өстәмә пассажир поездлары билгеләнү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). 29-нчы апрельдән 11-нче майга кадәр Казан – Зөя шәһәр яны поезды расписаниесе үзгәрәчәк. Бу өстәмә электричкалар билгеләү белән бәйле.
Шулай итеп, Казан станциясеннән поезд 14 минутка иртәрәк – 20:36 сәгатьтә кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Зөя станциясенә килү 21:51 сәгатькә планлаштырылган.
Шулай ук бер көнгә 6356-нчы номерлы Зөя – Казан маршруты буенча хәрәкәт итъче поездның җәдвәле үзгәрәчәк. 23-нче апрельдә Зөя станциясеннән поезд 10 минутка иртәрәк – 12:21 сәгатьтә кузгалачак. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенщ килү 13:38 планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7(937)625-04-33, шулай ук «Содружество» АҖ сайтында.