В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу маршрутның “942 км” платформасында өстәмә тукталыш кертү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). 28 июньнән Казан – Кизнәр шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. Бу маршрутта “942 км” платформасында өстәмә тукталыш кертү белән бәйле.
Кукмара станциясенә кадәр поезд гамәлдәге җәдвәл буенча бара, Кекоран тукталышына килеп җитү 07.12-07.13 сәгатькә планлаштырылган, Нократ Аланына – 07.21-07.22 сәгатьтә. “942 км” платформасында тукталыш җәдвәл буенча 07.25-07.26 сәгатьтә булырга тиеш, “Ямное” станциясендә – 07.30-07.31 сәгатьтә. Алга таба иске җәдвәл гамәлдә булачак.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8-937-625-04-33 номеры аша, сайтта һәм “Пригород” мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ Шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.