1076 чакыру җәмәгать урыннарына башкарылган.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакыру, 6110, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 46 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 111 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 72 тапкыр барганнар.
724 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 36 тапкыр чакыртылганнар. Аларда 38 кеше зыян күргән, 21 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар. Янгын очракларына табиблар 14 тапкыр чакыртылган, аларда дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.