В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Самолетлар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 27-нче октябрьдән яңа Казан - Ханты-Мансийск – Красноярск авиарейсы ачыла. Самолетлар атнага өч тапкыр йөриячәк: чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә.
Казаннан самолет 6.40 сәгатьтә очачак, Ханты-Мансийск аэропортына төшү 11.20 сәгатькә планлаштырылган, Ханты-Мансийсктан очу 12.20 сәгатькә, Красноярскка төшү 16.55 сәгатькә ниятләнә. Красноярсктан кире очу 17.45 сәгатьтә, Ханты-Мансийск аэропортына төшү 18.10 сәгатьтә булыр, дип көтелә. Ханты-Мансийсктан кире самолет 19.00 сәгатьтә очачак, Казанда 19.10 сәгатьтә булачак. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.