Автобуслар 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 27-нче апрельдән Казанда алты сезонлы бакчачылык маршруты ачыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр итте.
Автобуслар 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча хәрәкәт итәчәк:
39с номерлы – Станцион Дәрвишләр маршруты «Ветеринария институты» тукталышыннан;
41-нче номерлы маршрут - «Щербаковка» бакчачылык җәмгыяте «39-нчы квартал» тукталышыннан;
92с номерлы маршрут – Ерак бакчалар «Ленин мәдәният йорты» тукталышыннан;
101с номерлы маршрут – «Текстильщик» бакчачылык җәмгыяте «Горький шоссесы урамы» тукталышыннан;
109с номерлы маршрут - Яңа Шигали «Совет мәйданы» тукталышыннан;
111с номерлы маршрут - Май комбинаты «Җиңү проспекты» тукталышыннан.
Казанның махсус (сезонлы) автобус маршрутларына тарифлар, аларның финанс мөмкинлекләреннән чыгып һәм узган километр өчен шәһәр яны элемтәсендә максималь тарифлар турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә, ташламалы йөртү билетлары буенча йөрү хокукын биреп, транспорт йөртүчеләр тарафыннан билгеләнә.
Барлык сораулар буенча шәһәр халкы кайнар линия телефонына шалтырата ала: (843) 275-30-50.