В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гамәлдәге график белән вакыт аермасы бер минуттан алып сәгать ярымга кадәр булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). 26 нчы сентябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр техник сәбәпләр аркасында кайбер шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
6427 нче номерлы Сосновка – Казан һәм 6477 нче номерлы Коркачык – Яшел Үзән поездларының гамәлдәге җәдвәле белән вакыт аермасы бер минуттан алып сәгать ярымга кадәр тәшкил итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша, «Содружество» АҖ сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.