В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутта яңа тукталыш пункты кертелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 26-нчы сентябрьдән «ВЧД» тукталыш пунктында тукталыш кертелү сәбәпле, 6301-нче номерлы Казан-Зөя юнәлешендәге шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
Казан станциясеннән поезд 6.37 сәгатьтә кузгала һәм «Юдино» станциясенә кадәр җәдвәл буенча, үзгәрешләрсез хәрәкәт итәчәк. «Юдино» станциясендә тукталыш 6.57 - 6.58 сәгатькә планлаштырылган. «ВЧД» станциясендә поезд 7.00 - 7.01 сәгатьтә тукталачак. Алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча барачак. Зөя станциясенә килү 7.46 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7 (937) 625-04-33 телефонына шалтыратып һәм сайтта алырга мөмкин.