Автобус рейска эш көннәрендә генә чыгачак.
Фото: Марат Мугинов
26-нчы октябрьдән ул маршрутка дүшәмбедән җомгага кадәр чыгачак, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Шулай ук хәрәкәт графигы да үзгәрәчәк. «Радужный» торак комплексыннан автобус 6.17, 8.10, 9.35, 12.55, 14.15, 16.10 сәгатьләрдә кузгалачак. Кире юнәлештә Юдинодан, Привокзальная урамыннан транспорт 7.05, 9.00, 12.15, 13.35, 15.10 сәгатьләрдә китәчәк.
Юлда җиде тукталыш каралган: «Радужный» торак комплексы, Нурихан Фәттах урамы, «Салават күпере» торак комплексы, Наил Йосыпов урамы (кирегә таба - Осиново урамы), Красиков урамы, Бирюзовая урамы, Привокзальная урамы.
Автобусның җәдвәле Юдино станциясе буенча хәрәкәт итә торган шәһәр яны поездлары җәдвәле белән килештерелгән.
Автобуста йөрү Юдино станциясеннән шәһәр яны поездына агымдагы яки абонемент датасына юл йөрү документы булганда башкарылачак. Билетны тимер юл кассасында, билет бастыручы автоматлар аша, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, шулай ук турыдан-туры автобуста сатып алырга мөмкин. Автобуста шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү өчен каралган барлык ташламалар гамәлдә булачак, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.