Самолетлар ТР башкаласыннан һәр пәнҗешәмбе көнне очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Казан һәм Дүшәнбене яңа авиарейс тоташтырачак. Очышлар атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Nordwind компаниясенең беренче рейсы 26 нчы майга планлаштырылган.
Шулай итеп, Казаннан самолетлар 3:05 сәгатьтә очачак һәм Дүшәнбегә 8:30 сәгатьтә төшәчәк, Казанга кире 10:00 дә очып китәчәк, 11:45 тә килеп җитәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышлар 218 пассажир сыйдырышлы Airbus A321 neo очкычында башкарылачак. Юлга киткән вакыт 3,5 сәгать тирәсе тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.