Чартер программасы октябрь ахырына кадәр планлаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Azur Air авиакомпаниясе чартер программасын октябрь азагына кадәр билгеле даталар буенча башкарачак – төрек курортына уртача атнага 3 очыш планлаштырылган. Маршрутларда 238 урынлык Boeing 757 лайнеры эшләячәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 27 нче июньнән Казан һәм Дубайны өстәмә авиарейс тоташтырачак. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.