Бу футбол буенча дөнья чемпионаты FIFА-2018 уздыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). Агымдагы елның 25 маеннан 25 июленә кадәр Казанда һәм илнең футбол буенча дөнья чемпионаты FIFА-2018 уздырылган башка субъектларында көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары кертелә. Бу вакыт аралыгында гражданнар һәм эш коралы һәм аларның патроннары әйләнеше катгый рәвештә тыела. Тыюлар барлык шәһәрлеләргә һәм шәһәр кунакларына һәм гражданнар коралының барлык төрләренә кагыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәге җитәкчесе Марат Шакиров билгеләп үткәнчә, тыюлар, беренче чиратта, чемпионат матчларында рекорд санда кунаклар һәм җанатарлар көтелү белән бәйле. “Әлеге катлаулы шартларда һәркемнең үзен куркынычсызлыкта хис итүе өчен барысын да эшләргә тиешбез. Ә куркынычсызлыкны чикләүләрсез булдырырга мөмкин түгел. Әлеге карар илебез гражданнарының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кысу өчен чыгарылмады, ул бары бер максаны күз алдында тота – чемпионат бәйрәм буларак хәтердә калырга тиеш”, - диде чыгыш ясаучы.
Сүз уңаеннан, чикләүче чаралардан кайбер чыгармалар бар. Корал һәм патроннарны күргәзмәгә чыгару, хисаплау, саклау һәм тартып алу, шулай ук ату спорт төрләре буенча бөтенроссия халыкара спорт ярышларын уздыру максатында спорт ату коралларын илгә кертү һәм чыгару, тапшыру, күчерү рөхсәт ителә. Ләкин моның өчен башта Росгвардиянең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм рөхсәт алырга кирәк.
Хәзерге вакытта республикада коралга ия булган 49532 кеше теркәлгән, аларда 70706 төрле корал бар. 25 майдан һәр корал төре ул сакланырга тиешле урыннарга урнаштырылырга тиеш. Өйдән корал алып чыгу автомат рәвештә аны 26 июльгә кадәр тартып алу өчен сәбәп булып торачак. Коралны Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тартып алырга хокуклы.
Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге тыюлар ау яратучыларга да кагыла. Чикләүләр Россия Федерациясенең барлык аучылары өчен дә гамәлдә булачак. Бу вакыт аралыгында корал һәм патроннарны махсус кибетләрдән сатып алып булмаячак. Тыюлар закон тарафыннан гражданнар коралы булып исәпләнмәгән 3 Джоульгә кадәрге пневматик коралга кагылмый.
Моннан кала, әлеге тыю автоматик рәвештә аны кулланырга өйрәтү белән бәйле процессларны да туктата. Шуңа күрә 25 майдан “шәхси сакчы” һөнәре буенча укулар 4-нче разряд буенча гына алып барылачак (ул корал куллануны күз уңында тотмый).
Коралга ия кешеләргә рөхсәт кәгазьләрен игътибар белән өйрәнергә һәм рөхсәт вакыты тәмамлану агымдагы елның июнь-июль айларына туры килсә, документларны озайту турында алдан кайгыртырга киңәш ителә.