В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участогында метро станциясе төзелеше зонасыннан газүткәргеч чыгару эшләре алып барыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль). 25-нче февральдән Казанда Юлиус Фучик урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
31-нче майга кадәр Ю.Фучик урамы буенча Чыңгыз Айтматов урамындагы 1-нче номерлы йорт янында юл ябык булачак. Бу метро станциясе төзелеше зонасыннан газүткәргечләрне чыгару эшләре белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, 19-нчы февральдән Казанның Чыңгыз Айтматов урамында өлешчә хәрәкәт чикләнгән.