В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу дәвердә учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела
Фото: Денис Гордийко
Бу дәвердә учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Шулай ук урманга янгын куркынычы янаган территорияләрдә янмый торган махсус савытларны (мәсәлән, ачык мангалларны һәм мичләрне) кулланырга ярамый. Җәмәгать туклануы урыннарына бу чикләүләр кагылмый.
Моннан тыш, торак пунктлар, балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә һәм урманга янгын куркынычы янаган башка урыннарда 1-3 класслы хәвефле пиротехника җайланмаларын куллану тыела.
ТР Муниципаль берәмлекләре башлыкларына янгын куркынычы булган участоклар янында минераль полосалар казу, территорияләрне коры үсемлекләрдән һәм янучы матдәләрдән чистарту, шулай ук кизү тору төркемнәре эшен оештыру йөкләнде.