В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорда коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта азык әзерләү, пиротехника куллану тыела.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Татарстан территориясендә 25-нче апрельдән 10-нчы майга кадәр янгынга каршы махсус режим эшләячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышында хәбәр итте.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, республикада дәүләт урман фондында үткәрелә торган янгынга каршы чаралар 2010 елдан соң эре урман янгыннарын булдырмаска мөмкинлек биргән. «Әмма соңгы елларда республика территориясендә табигый янгыннарга юл куелмауга карамастан, 2018 елда 2928 коры үлән һәм чүп-чар яну очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта янгыннарның яртысыннан артыгы (1067) апрель һәм май айларында булган, ягъни бу 2017 елдан калган үлән һәм чүп–чар», - диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының даими кисәтүләренә карамастан, халык коры үләннәрне ягуны оештыра, шул рәвешле йорт яны кишәрлекләрен чистартырга омтыла, дип өстәде Р.Нигъмәтуллин.
Янгынга каршы махсус режим вакытында республиканың бөтен территориясендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук ачык утта (учак, мангал) азык әзерләү, торак пунктлары, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев билгеләп үткәнчә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык катгыйлана. Гражданнар өчен штраф күләме - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик зат берәмлегеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.