Бу өстәмә поезд билгеләнү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 24-нче июньнән 6924-нче номерлы Казан – Кизнер шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу өстәмә поезд билгеләнү белән бәйле.
Коркачык станциясенә кадәр ул гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә килү 9:55 сәгатькә планлаштырылган (34 минутка соңрак). Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.