В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 23-26-нчы августта Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. Бу һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле.
Бу көннәрдә Казан - Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә 16 поезд билгеләнәчәк, даими шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. Гомумән алганда, чемпионатны уздыру чорында маршрут буенча 32 поезд йөриячәк, шуларның 20-се - тукталышларсыз.
Шулай ук 23-нче августтан 26-нчы августка кадәр Зөя – Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6308/6712, Канаш – Казан – Аэропорт юнәлешендәге 6358/6710, Аэропорт – Казан – Канаш юнәлешендәге 6707/6101 һәм Аэропорт – Казан – Зөя юнәлешендәге 6713/6309 номерлы шәһәр яны поездларының маршрутлары Казан станциясенә кадәр кыскара.
Моннан тыш, 6401-нче номерлы Шәмәрдән – Казан, 6421-нче номерлы Сосновка – Казан, 6423-нче номерлы Кизнер – Казан, 6428-нче номерлы Казан – Нократ Аланы, 6434-нче номерлы Казан – Арча, 6926-нчы номерлы Казан – Кизнер, 6478-нче номерлы Васильево – Бирюли шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.