В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мамадыш трактында «Мөселман зираты» тукталышы пәйда булачак
109с «Кафе «Полет» – СНТ «Заречье» сезонлы автобусы маршрутында яңа тукталыш – «Мөселман зираты» барлыкка киләчәк. Яңа тукталыш пунктын 23 августтан Мамадыш трактында кертәчәкләр, дип хәбәр итә транспорт буенча комитет.
Исегезгә төшерәбез, сезонлы бакчачылык маршрутлары Казанда 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Пассажирлар түбәндәге маршрутлар автобусларыннан файдалана алачак: №39с «Ветеринария академиясе – ж.м. Дәрвишләр бистәсе станциясе», 41с «39 нчы квартал – «Крутушка», 92с «Ленин ис. КДК – «Дальние сады», 101с «Горьковский шоссе – «Текстильщик» СО, 109с «Кафе «Полет» СНТ – «Заречье» СНТ, 111с «Җиңү проспекты» метро станциясе – «Жиркомбинат».