В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны атнага ике тапкыр үткәрү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 23-нче апрельдән Казан һәм Рига арасында авиарейслар яңартыла. Латвия башкаласына самолетлар атнасына ике тапкыр - сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачаклар.
Очу вакыты 2 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк. Рейслар җәдвәле белән авиакомпания-пассажирлар ташучы сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.