Бу өченче төньяк коллекторны ремонтлау белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казанда Ф.Әмирхан урамы өлешчә хәрәкәт өчен ябылачак. Бу авария хәлендәге участокта өченче төньяк коллекторны ремонтлау белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
21 нче гыйнвардан 31 нче августка кадәр машина юлы Чистай урамындагы 62 нче номерлы йорт янында тулысынча ябылачак. Шул ук чорда җәяүлеләр хәрәкәте өчен Әмирхан урамындагы 69а номерлы йорт янындагы тротуарны, шулай ук Ямашев проспекты буенча 69в номерлы йорт янындагы юл һәм тротуарны өлешчә ябачаклар.