В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сертификат 6 ай гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль, Алинә Бережная). 21 нче февральдән Татарстанда яшәүчеләр коронавируска антитәнчекләр булган очракта QR-код алачак. Сертификат 6 ай дәвамында гамәлдә булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
«Сыйфатлы һәм микъдари алым белән үткәрелгән тест нәтиҗәләре кабул ителә», – дип ассызыклады Дмитрий Лопушов.
Сертификат алу өчен хосусый медицина учреждениесендә антитәнчекләр булуга тест тапшырырга кирәк, нәтиҗәләр автомат рәвештә РФ дәүләт хезмәтләре порталына киләчәк. Шулай ук яшәүчегә порталда өч көн эчендә карала торган электрон гариза тутырырга кирәк булачак. Шуннан соң РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында антитәнчекләр булуын раслый торган QR-кодлы электрон сертификат барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, әгәр кеше элегрәк ПЦР-тест тапшырса да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәсә һәм коронавирус инфекциясе белән авыручыларның федераль регистрына кертелмәсә, аның нәтиҗәсе дә автомат рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә, бу очракта сертификат бер ел гамәлдә булачак.